news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Татар азаны» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр махсус тест узарга тиеш

«Халык көнчыгыш мәкаме белән татар мәкамен тоемламый», - ди «Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин.

Быел «Татар азаны» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр махсус тест узарга тиеш

«Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин «Татар азаны» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен махсус онлайн дәресләр булачагын әйтте.

«Без татар азаны мәктәбенә нигез салырга телибез. Бәйгедә катнашырга теләгән кешеләр махсус дәресләрне карап чыгарга тиеш. Ул дәресләр azan.tatar сайтында чыгачак. Дәресләрдән соң тестны үтеп чыга алган кеше генә үзенең азанын “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркемебезгә җибәрә ала», - дип аңлатты ул.

Ул азан әйтүчеләрдә күзәтелгән төп хаталар турында сөйләде.

«Азан әйткәндә бер үк төрле хаталарның кабатлануы күзәтелде. Азанны әйткәндә гарәп теле фонетикасын, орфоэпияне сакларга тиешбез. Мәсәлән, «фәләәх» сүзендә бугаздан чыга торган «х» авазы кулланыла. Татар кешесе «һ» авазын кулланып, мәгънә үзгәрә. Кайдадыр иҗекне артык сузу куркыныч мәгънәгә китерергә мөмкин. Илаһи текстка андый хилафлык кертә алмыйбыз», - ди ул.

Ул шулай ук мелодикага карата булган хилафлыкларның булуын да әйтте. «Кайвакыт татар азаны белән башлыйлар да, көнчыгыш мотивларга кереп китәләр. Халык көнчыгыш мәкаме белән татар мәкамен тоемламый», - ди ул.

«Татар азаны» бәйгесе быел өченче тапкыр уздырыла. Бәйге Рамазан аеның беренче көнендә башлана. Бәйге «Тәртип» радиосы, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә үткәрелә. Катнашучылар яшь буенча ике төркемгә бүленә: 14 яшькә хәтле балалар һәм яшүсмерләр, 14 яшьтән өлкәнрәкләр. Азанның иң матур үрнәкләре «Тәртип» радиосында яңгыраячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100