Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел «Тантана» премиясе Чаллы театры сәхнәсеннән тапшырылачак
Премия Халыкара театр көнендә — 27 мартта бирелә.
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Тантана» республика театр премиясе Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән тапшырылачак.
«Бу карар гадел дип уйлыйм. Бөтен зур чараларның Казанда гына булуы дөрес түгел. Төрле мәдәни чараларны төрле шәһәрләрдә үткәрү бик әһәмиятле», — диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин премия уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә.
Дамир Натфуллин искәртеп үткәнчә, кайбер премияләрне ике елга бер тапшырыла. «Ә „Тантана“ ел саен үтә, чөнки бу премиягә гаризалар һәрчак тулы була. Югары дәрәҗәдәге эшләр тәкъдим ителә», — диде ул.
«Тантана» республика премиясе Халыкара театр көнендә — 27 мартта тантаналы шартларда тапшырыла.
Премиянең күләме — 100 мең сум.
- «Тантана» республика театр премиясе — театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган һөнәри премия. Еллык театр премиясе республиканың опера һәм балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.
- 2011 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз