news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел талпан тешләгәннән соң табибка мөрәҗәгать итүче татарстанлылар саны 5 тапкыр арткан

Быел Татарстанның медицина оешмаларына талпан тешләгәннән соң 823 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу сан күпьеллык уртача күрсәткечтән биш тапкыр артыграк, дип сөйләделәр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

87,8% очрак талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик булып торган республиканың 30 административ территориясендә булган. Аңа Казан да керә. Барлыгы 156 талпан тикшерелгән. Аларның 20 сендә (авыручылар санының 12,8% ы) иксодлы талпан боррелиозының бүленеп чыгуы ачыкланган. Талпан вируслы энцефалитын китереп чыгаручы табылмаган.

Татарстанның 385,4 гектар мәйданында талпанга каршы эшкәртү уздырылды. Талпан вируслы энцефалитыннан республиканың 3194 кешесе прививка ясатты, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100