Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин
24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне.
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны исәпкә алып, быел тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булачак. Шулай итеп, бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк, диелгән нәзарәт хәбәрендә.
Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде. 24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз