news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Түбән Новгород шәһәрендә Татар аллеясенә беренче үсентеләрне утыртачаклар

Биредә Татарстан флагы төсендәге эскәмияләр, Татар аллеясе элмә тактасы урнаштырылачак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Түбән Новгород шәһәрендә булачак Татар аллеясенең дизайны эшләнеп беткән, килешү өчен проект документлары барлык инстанцияләрдә рәсмиләштерелгән. Апрель азагында Татар аллеясендә беренче үсентеләр утыртылачак. Бу турыда Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләре сайты хәбәр итә.

Татар аллеясе өчен участок бүлеп бирү турында Түбән Новгород өлкәсе татар милли–мәдәни мохтарияте башкарма директоры язган хатка Канавин районы хакимияте башлыгы уңай җавап биргән. Урын 1 май исемендәге парктан бирелгән. Кайчандыр анда татар яшьләре очрашкан һәм Сабан туе үткәрелгән.

Шулай ук чүп савытлары һәм Татарстан флагы төсендәге эскәмияләр, Татар аллеясе турында белешмә язылган элмә такта урнаштырылачак.

"Берничә елдан шәһәр татарлары балалары белән бергә үзләре утырткан аллея буйлап горурланып йөриячәк. Хәзер бу аллеядә үз агачын утыртырга теләүчеләр 216-36-14 номеры яки rnkatno@mail.ru почтасы буенча языла ала. Үсентеләр гаиләгә яки кешегә берәр исәбеннән күпләп сатып алыначак", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100