news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Түбән Камада дүрт иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк

Җиңү монументын реконструкцияләүгә 75 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

Быел Түбән Камада дүрт иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк
архив/Михаил Захаров

(Түбән Кама, 22 гыйнвар, "Татар-информ").Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов җирлектә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә тотылачак гомуми сумма күләмен атады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Төзекләндерүдә иң зур сумма Җиңү монументы тирәсен яңартуга тотылачак. Айдар Сәйфетдинов сүзләренчә, аны реконструкцияләүгә 75 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Шунысы да игътибарга лаек, 2020 елда илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә, Түбән Камада мемориалны яңарту эше бик кирәк.

Бакый Урманче урамының бер өлешен реконструкцияләүгә 58 миллион сум акча тотылачак. Бу - "Минем шәһәремнең урамнары" масштаблы муниципаль проекты кысаларында беренче шундый тәҗрибә. Сүз "иҗтимагый киңлек" төшенчәсен урам исемнәре белән бәйләүне дә күздә тота. Урамны төзекләндерүдән тыш, биредә бөек татар рәссамы исеме белән бәйле төрле мәгълүмат такталары, сәнгати объектлар һ. б. урын алачак.

Шулай ук Олы Афанас авылында сквер төзелешенең икенче этабына – 10 миллион, Кама Аланында экопарк төзүнең икенче чиратына 20 миллион сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

Айдар Метшин аныклап узганча, Кама буендагы Изге чишмәне реконструкцияләү эшен 2020 елга калдырырга карар кылынган. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, биредә төзекләндерү эшләре тәгаенләнгән, алар үз эченә Изге чишмә комплексын төзекләндерүдән тыш, аның территориясен киңәйтү эшләрен дә ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot