Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Түбән Кама һәм Яр Чаллы мәктәпләрендә 70 меңнән артык укучыга мәктәп карталары биреләчәк
Узган елда сынау проекты Яшел Үзәндә гамәлгә ашырыла башлаган
(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов электрон мәгариф темасына аерым тукталды.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, "Ростелеком" ААҖ президенты Сергей Калугин, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.
Роман Шәйхетдинов билгеләп узганча, edu.tatar.ru электрон мәгариф порталында 900 меңнән артык кулланучы – мәктәптә һәм өстәмә белем бирү учреждениесендә укучылар, ата-аналар һәм белем бирү оешмалары хезмәткәрләре теркәлгән. Татарстанның барлык зур мәктәпләре җепселле-оптик элемтә линияләре буенча Интернет челтәренә тоташтырылган.
“Узган елда без урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә электрон зачет кенәгәләрен һәм имтихан ведомостьларын гамәлгә кертә башладык. Әлегә сынау проекты Татарстанның 5 техникумы һәм көллиятендә тормышка ашырыла”, - дип белдерде министр.
Роман Шәйхетдинов җиткергән яңалыкларның берсе – агымдагы елда Яр Чаллыда һәм Түбән Камада “Мәктәп картасы” проектын киң колачлы рәвештә гамәлгә ашыру ниятләнә. “Мәктәп карталары барлыгы 70 меңгә якын балага гомуми белем бирүче 96 мәктәпкә тапшырылачак”, - дип хәбәр итте министр. Аның сүзләреннән аңлашылганча, мәктәп картасы ярдәмендә укучының мәктәпкә һәм өстәмә белем бирү учреждениесенә баруы, ашау һәм транспортта йөргән өчен акчасыз түләве исәпкә алына. Ата-аналар баланың мәктәпкә килгән вакытын контрольдә тота ала, карта балансын тикшереп, аңа ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм инфоматлар аша акча өсти ала. Узган елда беренче булып Яшел Үзән муниципаль районында гамәлгә кертелгән “Мәктәп картасы” сынау проектында 8733 укучыга белем бирүче 12 мәктәп катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз