news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел студентларның «Яз гүзәле» бәйгесе финалына үткән 30 кыз да бүләкләнәчәк

«Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенә гаризалар кабул итү башланган.

Быел студентларның «Яз гүзәле» бәйгесе финалына үткән 30 кыз да бүләкләнәчәк
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов, архив

Студент кызлар арасында үткәрелә торган «Яз гүзәле» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланган. Быел финалга 30 кыз үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Яз гүзәле» проекты җитәкчесе Гүзәл Газетдинова хәбәр итте.

«Быел бәйгенең төп үзенчәлеге – финалда 30 кыз катнашу. Алар барысы да сәхнәгә менеп, үзләрен күрсәтәчәкләр. Аннары жюри әгъзалары 10 кызны сайлап ала. Алар төп титул – «Яз гүзәле» исеме өчен көрәшәчәк. Финалга үткән барлык 30 кыз да номинацияләр һәм бүләкләргә ия булачак», – диде Гүзәл Газетдинова.

Шулай ук, быел беренче тапкыр бәйгедә башка төбәкләрдә яшәүче кызлар да катнаша ала. Кастинг онлайн форматта үтә, кызларга Казанга килү мәҗбүр түгел. «Нигезләмәдә Идел буе федераль округы, дип күрсәтсәк тә, башка төбәкләрдән килергә теләүчеләр була икән, аларның гаризаларын да кабул итәбез», – диде проект җитәкчесе. Сайлап алынган кызларны Казанда бер атналык әзерлек программасы, бәйге этаплары көтә.

«Кызлар үзләре укыган югары уку йортын һәм белем алган төбәкне тәкъдим итәләр. Мәсәлән, Пермь кызы Уфада укый икән, бәйгедә ул Уфа исеменнән чыгыш ясаячак. Безнең инде Әстерханнан катнашырга теләк белдергән кыз бар. 18 яшьләр тулган булса, көллияттә укучы кызларны да кабул итәргә мөмкинбез. Иң мөһиме, алар татар телендә күпмедер дәрәҗәдә аралаша белергә тиеш», – дип сөйләде Гүзәл Газетдинова.

«Яз гүзәле» бәйгесенә гаризалар 25 февральгә кадәр кабул ителә. Финал 21 март көнне узачак.

  • Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе гранты ярдәмендә Казан энергетика университеты базасында тормышка ашырыла.
  • Бәйгенең оештыру эшләрендә Казан югары уку йортлары студентлары катнаша.
  • Узган ел «Яз гүзәле» исеменә Казан медицина университеты студенты – Актаныштан Сөмбел Газизова лаек булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100