Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Спас ярминкәсе башка урында була
Быел Бөтенроссия Спас ярминкәсе башка урында узачак. Бу Шишкин буалары территориясен реконструкцияләү эшләре белән бәйле. Бу атнада ярминкәнең урнашу вариантлары буенча фикер алышу булды. бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
«Бу структураны һәм аны үткәрү мөмкинлеген үзгәртүне таләп итәчәк. Буаларда җитди җир эшләре башланды инде. Без оештыру комитеты белән булачак ярминкәне ничек күзаллавыбыз турында фикер алыштык», − диде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко.
Нәтиҗәдә, өч вариант тәкъдим ителде, аларны район башлыгына тапшырачаклар. Сүз уңаеннан, узган ел Спас ярминкәсендә 248 мең кеше булган.
Быел XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм XVI Бөтенроссия Чаң кагу фестивале 4-6 августта узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз