news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел «Созвездие – Йолдызлык» фестивале Ватанны саклаучыларга багышланачак

Быел «Созвездие – Йолдызлык» фестивале Ватанны саклаучыларга багышланачак
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның иҗади яшьләре XXV «Созвездие – Йолдызлык» Республика телевизион яшьләр фестивале кысаларында 2,5 меңнән артык эстрада номеры тәкъдим итәчәк. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучы елына багышлана, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

«Бу проект республика мәдәни тормышының якты чагылышы гына түгел, ә патриотик тәрбия һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калу үрнәге дә булып тора», – дип билгеләп үтте профиль ведомство башлыгы.

Быел ун зона этабы планлаштырылган. Алар шул исәптән Казанда, Түбән Камада һәм Чаллыда, шулай ук иҗади сменалар Кырымда уза. Ел башыннан составына Татарстан һәм Россиянең танылган сәнгать эшлеклеләре кергән жюри муниципалитетларда мастер-класслар үткәрә.

Фестивальнең ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Гала-концерты 30 мартта узачак.

«Фестиваль хәрәкәте республикадагы яшьләрнең визит карточкасы булып тора, бөтен Россиягә яшь татарстанлыларның мәдәни потенциалын һәм иҗади казанышларын күрсәтә. Фестивальдә катнашучылар киләчәктә дә тамашачыларны югары осталыгы һәм таланты белән сөендерер дип ышанам», – дип сүзен төгәлләде Ринат Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot