news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга меңгә якын кеше барачак

Хаҗ алты көн дәвам итеп, 2 августта төгәлләнәчәк.

Быел Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга меңгә якын кеше барачак
Татар-информ архивы

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне Согуд Гарәбстанында хаҗ кылу башлана, быел анда коронавирус пандемиясе таралу аркасында меңгә якын хаҗи катнашачак. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Хаҗ алты көн дәвам итеп, 2 августта төгәлләнәчәк.

Быел хаҗ кылучы мөселманнарны кайбер чикләүләр көтә. Аерым алганда, Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте социаль дистанция һәм көчәйтелгән санитар-гигиена чараларының үтәлешен күзәтә.

Мисал өчен, «шайтанга ату» йоласын үтәгәндә кулланылачак барлык ташларны да антисептик чаралар белән эшкәртәләр. Хаҗиларга Кәгъбәгә кагылырга рөхсәт ителмәячәк. Гыйбадәт вакытында хаҗилар битлектән булырга тиеш.

Моннан тыш, барлык хаҗилар да үткән якшәмбедән үк катгый карантин таләпләрен үтәргә тиеш иде.

Чагыштыру өчен: ел саен хаҗда, гадәттә, миллионлаган кеше катнаша. Узган елда Согуд Гарәбстанына әлеге максат белән 2,5 миллион хаҗи килде.

Хаҗ – билгеле бер вакытта Мәккә шәһәре һәм аның тирәсендәге изге урыннарга бару ул. Хаҗ – ислам динендәге биш багананың берсе. Һәр мөселман кешесе үз гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot