news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Шигырь бәйрәме Габдулла Тукай һәйкәле янында узачак

Быел Шигырь бәйрәме Габдулла Тукай һәйкәле янында узачак
Фото: «Татар-информ»

26 апрельдә Казанда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәме узачак. Бу хакта «Татмедиа» МАХ-каналы хәбәр итә.

Чара 9:00 сәгатьтә, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры янында башлана. Бу 1964 елдан бирле уздырылып килә торган традицияне яңартуның бер өлеше булачак.

Программада шагыйрьләр, яшь иҗат коллективлары һәм балалар проектлары чыгышы була. Бәйрәмне әзерләүдә «Казан утлары», «Мәгариф», «Идел», «Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналлары редакцияләре катнаша.

Әлеге чараны, күпьеллык традицияне яңарту максатыннан, «Татмедиа» агентлыгы оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot