Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел шәһәр көне “Планета Спорт” шигаре астында узачак
Быел шәһәр көне “Планета Спорт” шигаре астында узачак
(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Быел Казан шәһәре көне Россия “Спорт” телеканалы катнашында “Планета Спорт” шигаре астында үтәчәк.
Ярминкә мәйданында үтәчәк бәйрәмнең рәсми ачылышында Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һәм “Спорт” телеканалының баш редакторы Василий Кикнадзеның чыгыш ясавы көтелә. Хәрби оркестр аккомпонентына, мәйдан буенча тантаналы парад белән спорт ветераннары һәм шәһәр балалар-үсмерләр мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр узачак.
12 сәгатьтә Ярминкә мәйданында концерт программасы һәм Санкт-Петербург шәһәреннән “Илья Муромец” спорт шоусы старт алачак. Бәйрәм кысаларында башкалада “Балаңны спорт секциясенә яздыр” исемле акция дә оештырылачак, 43 мәгълүмат стендында Казан шәһәре спорт мәктәпләре мөмкинлекләре тәкъдир ителәчәк. Биредә шулай ук көрәш төрләре – акробатика, спорт һәм нәфис гимнастикасы буенча күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар да каралган.
150 команда арасында стритбол буенча турнир, милли уеннар (капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, канат тартышу), биш авырлык категориясендә өч келәмдә милли көрәш буенча туринир, бокс, картнг, пляж волейболы һәм футбол буенча мини-турнирлар, аквабайк-шоу, катамараннарда узышу, академик ишү, байдаркаларда һәм каноэда ишү буенча ачык шәһәр чемпиионатына әзерлек бара. “Точка отрыва” турнирында экстремаль спорт төрләре (ролик, ВМХ, скейт, велосипед, планка аша сикерү, роликларда фигуралы шуу) белән мавыгучылар осталыкларын күрсәтәчәк.
Җиңел атлетика буенча ярышта катнашырга теләүчеләр Кремль яныннан, Кремлевская – Лобачевский – Зур Кызыл – Казансу елгасы яры – Кремль маршруты буенча 12 сәгать 30 минутта старт алачак. Көн азагында Казанда “Мин – Казан рекордчысы!” дигән горур җөмлә язылган футболка кигәннәр шактый булачак. Алар, футбол тубы сикертү, урыннан озынлыкка сикерү, сикергеч белән сикерү, обруч әйләндерү һәм башка спорт төрләре буенча “Казан рекордын куй” конкурсы җиңүчеләре булачак.
Бу көнне “Спорттан башка бер көн!” балалар рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалачак. Бәйрәм Россия эстрадасы һәм фейерверк йолдызлары катнашындагы дискотека белән төгәлләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз