Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел шәхси секторга орлыклар сатып алу өчен 10 млн сум акча бүлеп биреләчәк
Наил Залаков быел кулланучылар кооперациясе системасы аша халыктан артык яшелчәләрне сатып алып, сәүдә челтәрләре белән килешүләр төзеләчәген әйтте.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга орлыклар сатып алыр өчен 10 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтте.
«Татарстан Президенты хуплаган чараларның берсе — шәхси секторга орлыклар сатып алу өчен 10 млн сум акча бүлеп бирү. Быел кулланучылар кооперациясе системасы аша халыктан артык яшелчәләрне сатып алып, сәүдә челтәрләре белән килешүләр төзеячәкбез. Кирәкле яшелчәләр кибетләрдә сату өчен сатып алыначак», — диде Наил Залаков.
Аның сүзләренчә, эре сәүдә челтәрләре һәм җирле челтәрләр белән дә аңлашу бар.
«Халыкның яшелчәләрдән кала төп продуктлар белән тәэмин ителеше 100 процент. Быел яңа яшелчә саклагычлар проектлауга акча юнәлтергә җыенабыз, чөнки төп проблема кибетләргә китерү өчен яшелчәләр сакланышында. Бүген озакка контрактлар төзү мөмкинлеге бар», — дип белдерде министрның беренче урынбасары.
Ул авыл хуҗалыгы министрлыгының республикада җитештерелгән товарларның кибет киштәләрендә булуын күзәтеп барганын әйтте. «Сөт барлык берәмле сәүдә итүче кибет киштәләренең 70 процентыннан артыграк өлешендә, катык — 95 процентка якын, сметана һәм эремчек 70 проценттан артык, икмәк продукциясе 85-95 процент өлешендә бар», — диде Наил Залаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз