news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә 25 ил катнашыр дип көтелә

Быел «Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә 25 ил катнашыр дип көтелә
Салават Камалетдинов

Ваһапов фонды оештыра торган «Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә 25 ил вәкиле катнашыр дип көтелә.

Проект турында "Туган авылым" комплексында Ваһапов фонды оештырган ифтар барышында сөйләделәр. Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов сүзләренчә, быел фестиваль бер көн генә түгел, ә бер атна дәвамында була.

"Шәрык Базары"ның төп чаралары октябрь аенда узачак. Былтыр бер көндә уздырсак, быел 7 көн итеп үткәрәбез. Рамазан аенда башланган зур эш уңышлы булыр, дип ышанабыз. Фестивальне уздыру җиңел түгел. Без 18 ил катнашыр, дип уйлаган идек, бу проектка 25 ил кушылды, бу - бик зур эш", - диде ул.

Ифтарга Казахстан, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Төркмәнстанның Казандагы генераль консуллары чакырылган иде.

"Фестивальне беренче тапкыр үткәргәндә, нигездә, төрки халыкларның иҗаты күз уңында тотылган иде. Төрки республикалардан килгән җырчылар катнашты. Быел үзгәртергә булдык, чөнки башка халыкларның иҗат әһелләреннән мөрәҗәгатьләр булды. Алар да катнашкач, фестиваль тагын да киңәер", - диде Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Рифат Фәттаховның күпкырлы эшчәнлеген ассызыклады.

"Ул төрле юнәлешләрне берләштерә, һәрвакыт яңалык эзли", - диде ул. Премьер-министр Төркиядә булган җир тетрәү мисалында халыкларның үзара дус, ярдәмчел булуы турында сөйләде.

Төркиянең Казандагы консулы Исмет Эрикан былтыргы фестивальнең уңышлы узуын әйтте. "Фестиваль тагын да киңәер дип ышанам. Төрки дөнья көчәя бара. Кайда гына яшәсәк тә, без бердәм", - диде ул. Төркиядә булган җир тетрәүдән соң ярдәм күрсәткәне өчен Рифат Фәттаховка рәхмәт хаты тапшырды.

Үзбәкстан консулы Фәреддин Насрыев узган елда «Ялла» төркеменең катнашуын искә алды. Рифат Фәттахов аларның быел да булачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100