news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Шәриф Камал исемендәге әдәби премияне алучылар саны күбрәк булачак

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия быел ике номинациядә һәм ике яшь категориясендә биреләчәк. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум. Алдагы елларда яшь категорияләре аерылмаган иде. 

Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Айдар Шәйхин сүзләренчә, премиягә дәгъва кылып, 50дән артык эш килгән.

«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бүләкләр саны артты. Ике яшь төркемендә ике номинация дүрт премия тапшырыла.14-30 яшьлек киң төркем эчендә җиңүчене билгеләү бик гадел түгел дигән бәхәсле момент бар иде. Хәзер 14-20, 21-30 яшьлекләрне аердык», – дип аңлатты ул.

Премиягә гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителгән. Әдәби премия ике юнәлешне үз эченә ала — хикәя, новелла, кечкенә повесть, нон-фикшн жанрларына караган татар телендәге проза һәм әдәби тәрҗемә. Бәйгегә йомгак ясалганнан соң, әсәрләр интернетта урнаштырылачак

«Башка әдәби бәйгедә катнашкан, җиңү яулаган әсәрләр бу бәйгедә катнаша алмый. Төп бәйгеләрдә җиңү яулаган әсәрләр әдәби журналларда, матбугатта басыла, без карап барабыз. Безгә килгән әсәрләрнең бер өлеше жюрига кадәр барып җитми, дисквалификацияләнә», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100