news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар порталы эшли башлаганга дүрт ел булды

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Piter.tatar» мәгълүмат порталы коллективы белән очрашу узды. Быел Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар порталы эшли башлаганга дүрт ел тулды. Бүгенге көндә портал бер ай эчендә 12 меңнән артык аудиторияне колачлый һәм ул Россиядән читтә дә билгеле. Вәкиллек сайты шул турыда хәбәр итә.

Очрашуны Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин ачты һәм вәкиллекнең порталны ачып җибәрү башлангычында торуын, «Питер.Татар» порталының ышанычлы партнеры булып калуын билгеләп үтте. Һәм иң мөһиме - портал төньяк башкаланың татар тормышының мәгълүмати үзәгенә әверелде. Үз алдына куелган бурычларны үти һәм төбәкнең татар җәмгыятьләре эшчәнлеген яктырту, яңалыклар, татар чаралары афишаларын, татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышын яктырту буенча бердәм мәйданчык булып тора.

Татар порталы яңалыклар язу белән генә чикләнми, ә чаралар үткәрә, аларның күпчелеге онлайн бара. Шулай ук төрле истәлекле даталарга багышланган бәйгеләр һәм викториналар оештыра. Атна саен ZOOM һәм «Питер Татар» YouTube каналында туры эфирда татарлар белән лекцияләр һәм интервьюлар уза. Анда видеорепортажлар һәм махсус проектлар, татар чараларының видеоязмалары урнаштырыла, диелә хәбәрдә.

Портал Татарстаннан килгән кунакларга, шул исәптән иҗат коллективларына, матбугат һәм югары уку йортларына мәгълүмати һәм партнерлык ярдәме күрсәтә. Күптән түгел «Питер.Татар» студентлар җәмгыяте дә булды. Ул Татарстан студентларын һәм Казаннан Петербургка укырга киткән яшьләрне берләштерә.

Йомгаклау өлешендә Ренат Вәлиуллин журналистларга төбәктә барган вакыйгаларны оператив яктыртуда актив эшләүләре һәм Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге белән нәтиҗәле мәгълүмати хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100