news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел самокатлардан егылган 50 ләп бала республика хастаханәсенә эләккән

Быел самокатлардан егылып имгәнгән 50 ләп бала Республика балалар клиник хастаханәсенә эләккән. Бу хакта хастаханәнең травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов әйтте.

«Самокатлар, ведосипедлар хәзер бик популяр. Узган җәйдә генә дә хастаханәгә 10 меңнән артык мөрәҗәгать булды, 1900 кеше госпитализацияләнгән иде. Быел җылы көннәр җитү белән инде 38 бала стационар дәвалауга яткырылды, - ди ул.

Электр самокатларыннан егылып, быел өч бала имгәнгән. Табиблар башны саклый торган шлем һәм терсәк саклагыч җайланмалар кию кирәклеген искәртә. Бу кагыйдә велосипедчыларга да кагыла.

«Самокатлардан егылып, җитди имгәнүчеләр дә бар. Терсәкләр, тезләр дә сына, баш мие җәрәхәтен дә алалар. Балаларга катлаулы операцияләр ясарга туры килә, ә тернәкләнү чоры ярты елга кадәр җитәргә мөмкин», - дип кисәтә травматолог.

Электр самокатлары катнашында быел инде сигез юл һәлакәте булган, анда ике бала зыян күргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде. Аның сүзләренчә, еш кына самокатта йөрүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза – светофорның кызыл төсенә дә бара, я зур юлга чыгалар.

Белгечләр, электр самокатларында йөргәндә, тизлекне арттырырга ярамавын искәртә. Юл аша чыкканда, яшел сигналга гына чыгу, самокаттан һәм велосипедтан төшеп чыгу кирәк. Шулай ук, имгәнүдән саклый торган эпикировка кию кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100