news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак

“Биләр Форумында гына да 15 меңнән артык кеше килеп, безнең белән якыннан танышыр дип, уйлыйбыз”, - ди Тимур Сөләйманов.

Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Михаил Захаров

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 2018 елның җәендә Сәләт алан һәм форумнарында 20 меңнән артык кеше катнашачак. Бу хакта “Сәләт Йорты”нда узган матбугат конференциясендә “Сәләт” Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

“Быелгы җәй безгә яңа сәлкешләрне бүләк итәчәк, чөнки безнең җәйге алан һәм форумнарда 20 мең кеше катнашачак. Биләр Форумында гына да 15 меңнән артык кеше килеп, безнең белән якыннан танышыр дип, уйлыйбыз”, - диде Тимур Сөләйманов.

Быел Биләрдә алты Сәләт форумы узачак. Һәр форум билгеле бер тематикага корылган. Форумнар 21 июньнән 7 августка кадәр дәвам итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot