news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Сәләт» аланы Канадада эшләячәк

Катнашучылар конкурс аша сайлап алыначак.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елда беренче тапкыр Канадада «Сәләт-Монреаль» аланы эшли башлаячак. "Сәләт" аланы Монреаль шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Катнашучылар конкурс аша сайлап алыначак. Бу хакта “Сәләт” оешмасының рәсми сайты хәбәр итә.

«Сәләт-Монреаль» аланында катнашучыларны сайлау конкурсы гомумбелем бирү, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында укучы балалар һәм яшьләр, Татарстан Республикасында эшләүче 14-35 яшьтәге яшьләр арасында уздырыла.

Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән сәләтле балаларга һәм актив яшьләргә үсү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Конкурс биш этаптан тора. Беренче этапта катнашу өчен гариза юллана. 5 нче февральгә кадәр команда әгъзаларының портфолиоларын әзерләп, portfolio-selet.ru сайтында махсус форманы тутырырга кирәк. Икенче этапта һәрбер катнашучы белән әңгәмә уздырыла. Өченче этапта команда туплап, конкурс биремнәрен үтәргә кирәк. Дүртенче этап - «Супер финал». Бишенче этап – йомгаклау.

Нәтиҗәләр 2017 елның 10 нчы апреленнән дә соңга калмый хәбәр ителәчәк.

Конкурсның этапларын үткәрү, аларга бәя бирү өчен Экспертлар советы оештырыла, дип хәбәр ителә "Сәләт" оешмасы сайтында. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100