news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Russia Halal Expo күргәзмәсенең мәйданы 30 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында илдәге иң зур экспозицияләрнең берсе - Russia Halal Expo күргәзмәсе эшләячәк, быел аның мәйданы 30 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.

«Экспозиция 2017 елдан бирле уза, шушы вакыт эчендә ул илдә иң зур халыкара күргәзмә мәйданчыкларының берсенә әверелде. Бу – яңа эшлекле партнерлар табу һәм яңа базарларга чыгу өчен уникаль мөмкинлек», - дип искәртә оештыручылар.

15 майда «Казан Экспо»да ачылачак күргәзмәдә төрле илләр һәм РФ төбәкләре технологияләр һәм ислам икътисады өлкәсендәге казанышларын, инвестицион потенциалын күрсәтүче стендларын тәкъдим итә. Азәрбайҗан, Мисыр, Иран, Малайзия, Төрекмәнстан, Индонезия, Төркия һәм Кыргызстан анда катнашачакларын раслады инде.

Моннан тыш, биредә халыкара компанияләр, дәүләт корпорацияләре, зур банклар һәм финанс институтлары да тәкъдим ителәчәк.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путинның карары белән 2023 елдан ул федераль статус алды. Быел KazanForum 14-19 майда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Вакыйгада катнашу өчен рәсми сайтта теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100