news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел россиялеләрнең дүрттән бер өлеше өстәмә белем ала башлаган

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру мәгълүматлары буенча, быел россиялеләрнең дүрттән бер өлеше уку курсларына йөри, уку буенча әдәбият белән кызыксына башлаган һәм өстәмә белем алырга карар кылган.

Бу хакта сораштырылган россиялеләрнең 28 проценты хәбәр иткән. Хатын-кызлар арасында яңа һөнәргә өйрәнә башлаучылар (29 процент) ирләргә караганда (26 процент) күбрәк.

«Үзеңне инвестицияләү» – ул инвестицияләрне үзең өчен мәгариф һәм сәламәтлек өлкәсенә тоту. Кризис та яңа нәрсәгә өйрәнү өчен «яхшы вакыт»ка әверелә, өстәвенә, бу үзеңне «эштә» тоярга һәм борчылуларны киметергә ярдәм итә, - дип саный Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге директоры Алексей Верижников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100