news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Россиядән Хаҗга 11 меңнән күбрәк кеше бара алачак

Быел Россиядән Хаҗга 11 меңнән күбрәк кеше бара алачак

Согуд Гарәбстаны рәсми рәвештә игълан итүенчә, быел бөтен дөньядан 1 млн кеше хаҗ кыла алачак. Россиядән 11318 кеше Хаҗга бара алачак.

Быел Хаҗга бару өчен алдан түләү 2500 $ тәшкил итә. Юлламаларның төгәл бәясе соңрак мәгълүм булачак, дип хәбәр итә Россия мөселманнары шурасы матбугат хезмәте.

Быел хаҗга яше 65тән артмаган кешеләр бара алачак. Шулай ук үзең белән коронавируска каршы прививка ясатылган сертификат һәм ПЦР-тест булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot