news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Россиядә «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта узмаячак

Быел Россиядә «Үлемсез полк» акциясе традицион форматта үткәрелми, ул 9 Майда катнаш форматта узачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Россиянең үлемсез полкы» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең үзәк штабы рәистәше, РФ Дәүләт Думасы депутаты Елена Цунаевага сылтама белән хәбәр итә.

«Акция традицион форматта узмаячак. Кайбер төбәкләр, аерым алганда, Кырым Республикасы куркыныч янаган аркасында аны үткәрүдән баш тартты. Бу бит бердәм һәм бүленмәс тарих, «Үлемсез полк» йөреше, әгәр кайдадыр кешеләрнең мондый мөмкинлеге юк икән, әйдәгез, башка вариантлардан файдаланыйк», - дип аңлатты ул.

Цунаева, мәҗбүри үзгәрешләргә дә карамастан, бәйрәмнең «искиткеч булачагына» ышаныч белдерде. Депутат билгеләп үткәнчә, теләгән һәркем үз туганнары – ветераннарның фотосын киемдә, автомобильдә, социаль челтәрләрдә яки патриотик хәрәкәтнең рәсми сайтында урнаштыра ала.

Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистлар белән сөйләшкәндә РФ Президенты Владимир Путинның катнаш форматтагы акциядә катнашачакмы-юкмы икәнлеген әлегә белмәвен әйтте. Кремль вәкиле шулай ук «Үлемсез полк»ның тәкъдим ителгән барлык альтернативаларына да гражданнар арасында ихтыяҗ зур булачагын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot