news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Россиядә суррогат алкоголь корбаннары саны 40 меңнән артып киткән

Илдә ялган алкоголь продукциясенең өлеше уртача 50 процент, кайбер төбәкләрдә ул 20-65 процент арасында тирбәлә

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Аналитиклар бәяләвенчә, фальсификацияләнгән продукциянең законсыз әйләнеше нәтиҗәсендә Россия казнасы ел саен 3 млрд. долларга якын югалта. Шундый продуктларның берсе- ялган аракы. Суррогат алкоголь кулланып үлүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел Россиядә аның корбаннары саны 40 меңнән артып киткән. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР территориясендә халык куллануы товарларын законсыз җитештерү һәм сатуны кисәтү, аңа чик куюда дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара комиссиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган утырышында яңгырады. Анда узып баручы елга нәтиҗәләр ясалып, 2010 елга планнар билгеләнде.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, илдә ялган алкоголь продукциясенең өлеше уртача 50 процент, ә кайбер төбәкләрдә ул 20-65 процент арасында тирбәлә. Кайбер категория препаратлар буенча ялган даруларның өлеше дә 15-60 процентка җитә. Бу ил гражданнарының тормышы һәм сәламәлегенә янаучы афәт.

Утырышны алып барган сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов контрафакт һәм ялган продукция еш очрый торган өлкәләрдә эшне тагын да активрак һәм җентекләбрәк алып барырга чакырды. Роспатент мәгълүматларына караганда, бу төр продуктлар аеруча җиңел сәнәгать товарлары, алкоголь продукциясе һәм минераль сулар, туклану продуктлары, көнкүреш химиясе товарлары, уенчыклар, дарулар, компьютер уеннары, дисклар һ.б. арасында еш очрый. Равил Зарипов белдерүенчә, күләгәдәге бизнес проблемасына икенче яктан да карарга кирәк. “Үз вакытында “КАМАЗ” өчен запас частьларны барлык гаражларда ясый иделәр. “Мастер” индустриаль паркы ачылышы цивилизацияле бизнес өчен шартлар тудырды. Шулай итеп, күп эшмәкәрләр күләгәдән чыкты. Башка тармакларда да эшмәкәрлек өчен шартлар тудырырга кирәк”, -дип белдерә ул.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, контрафакт продукция белән көрәшне нәтиҗәле итү өчен кирәкле шартларның берсе- кисәтү чаралары. Халык арасында законсыз продукция алу һәм куллануның тискәре нәтиҗәләре хакында аңлату кирәк. Комиссия эчке базарны саклау буенча ММЧ белән эшчәнлекне инде көчәйтте. Шулай ук сәүдә комплекслары һәм базарлар территориясендә мәгълүмат стендлары урнаштыруга, интеллектуаль милекне саклау мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100