news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Россиядән хаҗ кылырга баручыларның саны рекордлы күрсәткечкә җитәчәк

Быел Россиядән хаҗ кылырга баручыларның саны рекордлы күрсәткечкә җитәчәк

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Быел хаҗ кылырга баручы Россия мөселманнарының саны башка еллардагы белән чагыштырганда шактый артык булачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин кичә Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Равил Гайнетдин сүзләренә караганда, быелның декабрь аенда хаҗ кылырга 19 меңгә якын мөселман барачак, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы. “Бу узган еллардагы белән чагыштырганда шактый артык”, - дип билгеләп үтте Россия Мөфтиләр шурасы рәисе. Ул 1990 еллар башында Россиядән хаҗ кылырга барган мөселманнарның саны 15 мең булуын да искә төшереп үтте. Соңыннан аларның саны 5-9 меңгә генә калган. Р.Гайнетдин сүзләренчә, узган елда Россиядән 14,5 мең мөселман хаҗ кылырга барган.

Р.Гайнетдин хәбәр итүенчә, Согуд Гарәбстанының хаҗ эшләре буенча министрлыгы быел хаҗ кылырга баручы Россия мөселманнары өчен квотаны арттырырга әзер булуын әйткән.

Изге Рамазан аенда кылына торган кече хаҗга быел Россиядән 2 меңгә якын кеше китәчәк, диде Р.Гайнетдин.

news_right_1
news_right_2
news_bot