news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Россиядә майлы культуралардан рекордлы уңыш җыеп алганнар

11 ноябрьгә илдә төп майлы культураларның тулаем уңышы 21,2 млн тонна булган.

Быел Россиядә майлы культуралардан рекордлы уңыш җыеп алганнар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә майлы культуралардан рекордлы күләмдә уңыш җыелган. Чәчүлек мәйданын 14,5 млн гектарга кадәр арттыру (2018 елда – 13,9 млн га) майлы культуралардан рекордлы уңыш алу мөмкинлеге биргән. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, 11 ноябрьгә илдә төп майлы культураларның тулаем җыемы рекордлы 21,2 млн тонна булган. Бу узган елның шушы ук чорында күрсәткечтән 20 процентка югарырак (17,7 млн тонна). Шул ук вакытта шушы көнгә 14,6 млн тонна көнбагыш суктырылган (бер гектардан 18,4 ц уңыш), 4,35 млн тонна соя (бер гектардан - 16,4 ц), 2,2 млн тонна рапс (бер гектардан 15,7 ц).

Татарстанда май культураларын җыю әле төгәлләнмәгән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов сүзләренчә, 13 ноябрьгә республикада көнбагыш 98,7 мең га мәйданда җыелган, бу фаразланганның 75 процентын тәшкил итә (132,4 мең га).

«Бүгенгә 168,8 мең тонна көнбагыш суктырылган, уңдырышлылык - 17,1 ц/га. Шул ук вакытта ун районда уртача уңыш гектарыннан 20 центнердан арткан. Мисал өчен, Азнакай, Баулы, Балык Бистәсе, Сарман, Чистай муниципаль районнары», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Республикада рапс уңышын алып бетергәннәр диярлек. «Бу майлы культура 101,7 мең га мәйданда суктырылган. 142,8 мең тонна май орлыгы җыелган, уңдырышлылык - 14 ц/га», - дип сөйләде Фәргать Зиннәтов. Рапсның иң күп тулаем җыемы Мөслим районында, ул - 13,2 мең тоннадан артык. Шулай ук бу күрсәткеч буенча лидерлар өчлегендә Минзәлә (13,1 мең тоннадан артык) һәм Актаныш (8,3 мең тоннадан артык) районнары.

Узган ел республика буенча көнбагышның тулаем җыемы 223,9 мең тонна тәшкил иткән (гектардан 15,4 ц), рапс - 135,4 мең тонна (гектардан 9,9 ц).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100