news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Россиядә 152 мең кеше хәрби хезмәткә алыначак

Путин әлеге карарны имзалаган.

 (Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин 2016 елның октябрь-декабрь айларында РФ гражданнарын хәрби хезмәткә алу һәм чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрне хәрби хезмәттән арындыру турындагы указга кул куйган.

Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документ тексты буенча, 2016 елның 1 октябрендә башланачак чакырылышта 152 мең кеше хәрби хезмәткә алынырга тиеш.

Хөкүмәткә, РФ субъектларының башкарма органнарына, чакырылыш комиссияләренә карарны үтәүгә юнәлдерелгән чаралар күрү йөкләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot