news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Россия төбәкләре һәм чит илләрдә Сабан туйларында 1,85 миллионнан артык кеше катнашкан

Россия Федерациясе төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә 317 Сабан туе үткәрелгән.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Россия Федерациясе төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә 317 Сабан туе үткәрелгән, шул исәптән 247 се – РФнең 56 төбәгендә (2015 елда – Россиянең 58 субъектында 227 Сабан туе), 70е – 25 якын һәм ерак чит илдә (2015 елда – 28 якын һәм ерак чит илдә 72 Сабан туе). Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова белдерде.

Хисап мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2016 елда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабан туйларында 1,85 миллионнан артык кеше катнашкан. Гүзәл Шәрипова елдан ел катнашучылар саны артуын шәрехләп үтте. “Соңгы берничә елда якынча 1,5 миллион тирәсе кеше дип санап килдек, быел менә артыграк, әмма бу бәйрәмнең географиясе киңәю һәм аны масштаблырак төстә уздыруга да бәйле”, – диде министр урынбасары.

Гүзәл Шәрипова менә инде 15 ел Татарстаннан читтә эшләүче иҗтимагый татар мәдәни үзәкләренә республика милли бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәтүен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, Татарстанның ярдәме артистлар, төрле иҗади төркемнәр юллауда гына түгел, соңгы елларда оештырылучы гамәли сәнгать күргәзмәләренә кәсепчелек осталарын җибәрүдә дә чагылыш таба. Гүзәл Шәрипова кайбер төбәкләргә, мәдәни программаны күтәрү максатыннан, тулы бер муниципаль районнан зур иҗади команда юллануын да билгеләп узды. Быел Татарстанның 40 районы Россиянең төрле төбәкләренә үз делегацияләрен юллаган. Иң күп санлы делегацияләр Түбән Кама, Чаллы, Нурлат, Әгерҗе, Биектау, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Аксубай, Зәй районнарыннан барган.

Министр урынбасары милли бәйрәмнең географиясе киңәеп, быел аның беренче тапкыр Австриянең Вена шәһәрендә узуы турында да искәртте. Башкортстанның Балышлы авылында да Сабан туе быел тәүге тапкыр үткәрелгән. Узган елда милли бәйрәмне оештыручылар сафына Болгария, Венгрия, Италия илләре, Саха (Якутия) республикасы, Ямал-Ненец автоном округы кушылган.

7 Сабан туе Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында узган. Болар – Түбән Новгородтагы Федераль һәм Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы авылындагы Бөтенроссия авыл Сабан туйлары һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе Кадниково авылындагы, Иркутск өлкәсе Иркутск авылындагы, Болгария Республикасы София шәһәрендәге милли бәйрәмнәр.

Чит илләр арасында иң күп Сабан туйлары Казахстанда (20), Үзбәкстанда (7), Кыргызстанда (6) үткән. Ташкент шәһәрендәге Сабан туенда 40 меңнән артык кеше катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100