news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе катнашында 10 татар мәчете ремонтланган

2021 елның 9 аенда мәчетләр һәм мәдрәсәләр эшчәнлегенә ярдәм итү өчен 2 771 660 сум акча юнәлтелгән.

Быел Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе катнашында 10 татар мәчете ремонтланган
http://dumrt.ru/

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елның якынча нәтиҗәләре буенча, Татарстан, Марий Эл, Чувашия Республикаларында һәм Пенза өлкәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды катнашында 10 татар мәчете ремонтланды.

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, моннан тыш, мөселман эшкуарлары тагын 4 мәчет төзүгә өлеш кертте һәм 3 мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, 2021 елның 9 аенда мәчетләр һәм мәдрәсәләр эшчәнлегенә ярдәм итү өчен 2 771 660 сум акча юнәлтелде.

Битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән, авыл мәчетләрендә түбәләр төзекләндерелде, диварлар ныгытылды, пыяла пакетлар һәм ишекләр куелды, биналар җылытылды, җиһазлар һәм әдәбият сатып алынды, мәчетләр янындагы территория төзекләндерелде.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия эшчәнлегендә мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам дисциплиналары укытучыларына ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора. Ай саен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды социаль әһәмияткә ия булган төрле инициативаларга 2 миллион сум акча тота, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot