Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Роберт Миңнуллин исемендәге конкурста «Комикслар» номинациясе юк
Быел Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс номинацияләре арасында «Комикслар» номинациясе юк.
«Бу сорау турында без озак уйладык. Быелгы номинацияләр буенча аерым киңәшмә ясадык. Комикслар темасы балалар өчен кызыклы тема, ләки үткән конкурска карап бу жанрның авторлар арасында популяр булмавын күрдек», диде ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Комикслар темасы белән Милли китапханә шөгыльләнә дип мәгълүмат бирде ул.
«Быелгы конкурсның яңалыгы – номинацияләр арасына «Әкият» жанры кертелде», диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм. Аның фикеренчә, иң нәниләрне дә колачлау өчен нәкъ менә әкият жанры кулай.
Быел «Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре», «Әкият» жанрындагы иң яхшы әдәби әсәр, «Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре», «Иң яхшы балалар шигыре» номинацияләренә әәсрләр кабул ителә.
Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз