Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел РФ Дәүләт Думасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы база закон проектын караячак
Быел РФ Дәүләт Думасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы база закон проектын караячак
(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Наталья Топал). Эчке эшләр министрлыгы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Мәсхут Мифтахов сүзләренә караганда, инде март аенда ук Россия парламентарийлары юл хәрәкәте иминлеге турындагы ике закон проектын караячак.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыруга комплекслы якын килү кысаларында апрельдә Глобаль куркынычсызлык атналыгы узачак. Ә 28-29 июль көннәрендә Санкт-Петербургта юл хәрәкәте иминлеге буенча Халыкара конференция үткәрү күздә тотыла. Мәсхут Мостафин билгеләп үткәнчә, юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясаучы төп факторлар арасында кеше факторын, транспорт чараларының саны артуны, руль артына исерек хәлдә утыруны, яшь һәм машина йөртү стажын кертергә мөмкин. М.Мостафин искәрткәнчә, бүгенге көндә республикада бер миллионнан артык кешенең машина йөртү таныклыгы бар. Статистика буенча, машина йөртүчеләрнең уртача яше дә күпкә “яшәрде”: әгәр 1980 елларда шофер таныклыгына ия кешеләрнең уртача яше 40-45 булса, хәзер ул 20-25 яшь тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз