news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөриячәк

Әлеге бушлай маршрутлардан Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 2021 елның 11 маенда Тугызынчы Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кадәр шәһәр яны поездларында бушлай махсус рейслар оештырылачак.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк:

• Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:07 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:30 сәгатьтә кузгала.

• Икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:47 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 22:30 сәгатьтә кузгала.

Әлеге бушлай маршрутлардан Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин. Тугызынчы Республикакүләм ифтарга билетларны Татарстан мәчетләрендә, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә алырга мөмкин. Куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгына бәйле рәвештә, урыннар чикләнгән.

Республикакүләм ифтарда катнаша алмаучылар өчен https://iftar.ru/ адресы буенча урнашкан сайтта (әлегә ул эшләнә) турыдан-туры трансляция оештырылачак. Ә «Ак Барс Арена» стадионында мохтаҗлар өчен ифтар җыелмалары таратылачак.

Быел ифтар «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданында узачак һәм бер өстәл артында 5 мең кешене җыячак, алар арасында гади мөселманнар да, азкеремлеләр дә, җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, төбәкләрдән килгән кунаклар да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot