news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Республикакүләм ифтар уздыруда төрле дин вәкилләре дә ярдәм итә

"Кешеләр Рамазан аенда савап эшләргә тырыша", - дип аңлатты Радик Габдрахманов.

Быел Республикакүләм ифтар уздыруда төрле дин вәкилләре дә ярдәм итә
архив, Султан Исхаков
(Казан, 17 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикакүләм ифтарны уздыруда быел башка конфессия вәкилләре дә ярдәм итә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе вице-президенты Радик Габдрахманов хәбәр итте. 
 
"Һәркем төрлечә булыша. Кемдер азык-төлек белән, кемдер финанс яктан, кемдер оештыру буенча ярдәм күрсәтә. Елдан-ел булышучы компанияләр бер үк", - диде ул. 
 
Аның сүзләренчә, ифтар уздырырга ярдәм итүчеләр исемнәрен атамау яклы. Кешеләр Рамазан аенда савап эшләргә тырыша, дип аңлатты Радик Габдрахманов. 
 
 
РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе вице-президенты Республика ифтарын үткәрү өчен күпме акча тотылуын да яңгыратмауны кулай күрде. Һәр кешене ашату өчен якынча 500 сум тотылуы гына мәгълүм. Моннан тыш стадионны әзерләү, өстәл-урындыклар булдыру һ.б. чыгымнар да таләп ителә.  
  • Республика ифтары быел 25 майда "Казан-Арена" стадионында үтәчәк. Җиденче тапкыр оештырыла торган чарага  15 мең кеше чакырулы.  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итүенчә, чарда 1 мең волонтер ярдәм итәчәк. Алар арасында 16 яшьтән алып, 79 яшькә кадәр кешеләр бар. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100