news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел республикада ялган акча файдалануның 83 факты ачыкланган

Агымдагы елның ике ае эчендә ялган акча файдаланган өчен өч кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Агымдагы елның ике аенда Татарстанда ялган акча файдалануның 83 факты ачыкланган. Ике җинаять эше ачылган. Барлык эшләр дә судка җибәрелгән. Өч зат җинаять җаваплылыгына тартылган. Бу хакта бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин еллык эшчәнлеккә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

“ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ялган акча файдалану очракларын ачыклау һәм тыю өчен оператив-кисәтү чаралары еш үткәрелә. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, ялган акча файдалануның 357 факты ачыкланды. 62 җинаять эше тикшерелеп, судка җибәрелде. Барысы 13 кеше җавапка тартылды. Агымдагы елның ике аенда да инде законга каршы килә торган 83 факт ачыкланды”, – диде Илдар Сафиуллин.

Бүлек башлыгы әлеге җинаятьләрне ачыклауда башка субъектлар белән хезмәттәшлек алып барылганын да билгеләп үтте. “Оренбургта без 5000 сумлык ялган купюралар ясаган һәм файдаланган ирне тоткарладык. Бу – ике субъектның уртак эшчәнлеге”, – диде ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100