news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел республикада унбиш фильм төшерелгән

Бүген “Татаркино” оешмасы журналистлар белән бергә “Мир” кинотеатрында ел йомгаклары ясады.

Быел республикада унбиш фильм төшерелгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2018 елда республикада 15 фильм төшерелгән. Алар арасында дәүләт заказы булганнары да, авторлык фильмнары да бар. Бүген “Татаркино” оешмасы журналистлар белән бергә “Мир” кинотеатрында ел йомгаклары ясады һәм үзенең “Фестиваль” кинокафесын тәкъдим итте.

Миләүшә Айтуганова журналистларга республика кинематографиясенең уңышлары һәм проблемалары турында сөйләде. Сорауларга җавап бирде.

Очрашуда яшь киноматографистлар – Илшат Рәхимбай, Айдар Габдрахманов, Әмир Галиәскаров һәм продюсер Наталья Топал үз эшләре белән таныштырдылар.

Айдар Габдрахманов “Яу” сатирик комедиясен һәм “Он, она и робот” кыска метражлы фильмын, Илшат Рәхимбай “Әпипә” мюзиклын, Әмир Галиәскаров “Волчий яр” фильмын, Наталья Топал Рабит Батулла пьесасы буенча төшерелгән “Инсаф” фильмын тәкъдим итте.

15 фильмның җидесе татар телендә, сигезе – русча. Арада тулы метражлы һәм кыска метражлы, документаль һәм анимацион фильмнар бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot