news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел республикада планлаштырылган 324 биометрик чокырның әле 181е генә төзелгән

Тугыз районда бу эшкә әле тотынмаганнар да

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). ТР  Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең 1 октябрьгә биргән мәгълүматлары буенча, быел республика район үзәкләрендә һәм хуҗалыкларында планлаштырылган 324 биометрик чокырның әле 181е (55,8 процент) генә төзелгән. Актаныш, Әлки, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай, Чистай муниципаль районнары бу эшне тулысынча төгәлләгән. Ләкин Менделеев, Теләче районнарында һәм Казан белән Чаллы шәһәрләрендә исә тагын 1әр шундый чокыр төзеләсе калган булса, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Спас һәм Тәтеш районнары биометрик чоркырлар ясау эшенә тотынмаган да.

Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов министрлыкның коллегия утырышында әнә шушы мәсьәләгә тукталды. Түләмәле (сибирская язва) үләт базлары быел Татарстан территориясендә план буенча 801 данә булырга тиеш, шуларның 771е (96,2 процент) инде әзер, әмма муниципаль районнардан 4сендә өлешчә генә башкарылган: Бөгелмәдә 11 урынына 9, Биектауда 20нең 16сы, Яшел Үзәндә 24нең 11е, Кукмарада 53 урынына 42се генә тиешенчә эшләнеп беткән. «Министрлыкның территориаль идарәләре һәм район ветеринария идарәләре башлыклары бергәләп, биометрик чокырлар һәм түләмәле үләт базларын тиешле дәрәҗәдә ясап бетерелсен өчен, бу ел ахырына кадәр өстәмә чаралар күрергә тиешләр», - дип кисәтеп куйды министр.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100