Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел республикада гражданнарга сулыкларга төшүне чикләү белән бәйле 387 факт ачыкланган
Киләсе елның беренче кварталында законсыз корылмаларны сүттерү белән бәйле эшләрне төгәлләү ниятләнә, ди Татар районара табигатьне саклау прокуроры.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда "Су саклау зоналары елы"нда гражданнарга сулыкларга төшүне чикләү белән бәйле 387 факт ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда Татар районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов белдерде.
Әңгәмәдәш ел дәвамында төбәк әһәмиятендәге вак елгаларның яр буйлары карап йөрелгәнен әйтте. Аның сүзләренә караганда, 334 административ материал төзелгән, 67 дәгъва гаризасы юлланган, 276 объект сүттерелгән. 2016 елда прокуратура дәгъвалары буенча яр буе сызыгын бушату һәм рөхсәтсез төзелгән корылмаларны алу буенча судларда 77 эш каралган. Хәзерге вакытта карарларның күпчелек өлеше үтәлгән.
“2016 елга әзер булып кердек, чөнки элегрәк башланган эш иде бу. Быел бары тик дәвам иттердек”, - дип, Илсур Гыйльметдинов 2012 елда су саклау зоналарының яр буйлары чиген билгеләү эше башланганын билгеләп узды. “Бездән һәрвакыт күпме киртә җимердегез дип сорыйлар. Без андый бурыч куймадык. Беренче чиратта, без кешегә ничек эшләргә кирәк, ә ничек ярамый икәнлеген җиткерергә тырыштык”, - дип белдерде прокурор.
Илсур Гыйльметдинов биргән мәгълүматларга караганда, быел прокуратура органнары тарафыннан судан файдалану өлкәсендә барлыгы 231 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларны юкка чыгару максатыннан 182 язма гариза кертелгән. Прокурор карары буенча 106 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган, дисциплинар җаваплылыкка 163 кеше җәлеп ителгән. Судларга 77 дәгъва гаризасы тапшырылган. Элек законсыз рәвештә хосусый милеккә тапшырылган су фондының 1000 га дан артык җире федераль милеккә кайтарылган.
“Хәзерге вакытта барлык елгалар буенча инвентаризация үтелде. Киләсе елда сулыкларга төшү буенча кайда чикләүләр бар – барысы да билгеле. Беренче квартал эчендә кайсын милекчеләрнең үзләренә сүттереп, кайсын судка җибәреп, квартал ахырына бу эшләрне бетерергә тиешбез”, - дип белдерде Илсур Гыйльметдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз