Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Быел республикада 2 миллион 403 мең квадрат метр торак төзү күздә тотыла
Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин 2018 елда торак төзелеше программасына бәйле планнар хакында сөйләде.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел Татарстанда торак төзелеше программасы буенча 2 миллион 403 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла. Бу – узган елдагыга (2 миллион 408,1 мең квадрат метр) караганда берникадәр азрак. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген республика киңәшмәсендә шул хакта белдерде, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, быел Дәүләт торак фонды программасы буенча 9 мең 711 фатирлы (гомуми мәйданы – 527 мең квадрат метр) 87 йорт төзү күздә тотыла. Күпфатирлы инвестицион торак төзелеше программасы кысаларында – 17 мең 297 фатирлы (871,3 мең квадрат метр) 120 йорт, азкатлы торак төзелеше буенча 1 миллион 4,7 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак.
Министр хәбәр иткәнчә, узган елда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программалары тулысынча үтәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз