news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел республика театрлары Сабантуенда язучылар да катнаша

«Алар өчен махсус йорт әзерләдек», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Апас авылы мәйданына театр коллективлары җыелды. Биредә бүген театраль Сабантуй үтә.

«Быелгы Сабантуйның яңалыгы буларак, язучыларны чакырдык. Алар өчен махсус йорт әзерләдек», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Сабантуйны Апас районы администрациясе белән берлектә әзерләдек. Көрәш, уеннар, биюләр, концерт — барысы да булачак. Призлар да бар, көрәш батырына традицион машина куелачак», — диде директор.

Быелгы театрлар Сабантуенда Әлмәт театры өлешчә генә катнаша — театр фестивальдә иде, артистлар җиңү белән кайтыр юлга чыкканнар.

Театрлар Сабантуе 2005 елдан бирле Тинчурин театры инициативасы белән оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100