news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Республика ифтарына чакыру билетлары кулга бирелмәячәк

Республика ифтарында, шулай ук, җәмәгать белән ахшам намазы укылачак.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов быел Республика ифтарына чакыру билетлары кулга бирелмәячәген әйтте.

"Чакыру билетлары кесә телефоннарында электрон рәвештә булачак, яки шул билетларны үзләре чыгарып, шул кәгазь белән килә алачаклар", - диде  Илфар хәзрәт ифтарга багышланган брифингта.

"Ифтарга ашау-эчү өчен җыелмыйбыз, рухи азык өчен киләбез. Кешене ризык белән шаккатырып булмый хәзер. Базарларда әти белән әнине генә сатып алып булмый, бүтән бөтен нәрсә бар", - диде.

Республика ифтарында, шулай ук, җәмәгать белән ахшам намазы укылачак.

Билетлар мөхтәсибәтләр, мәчетләр аша бирелә. Шулай ук, Диния нәзарәтенә ифтарда катнашу теләге белән гаризалар килә, аларны мөфтият җитәкчелеге карый.

  • X Республика ифтар мәҗлесе 30 апрельдә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Быел ул Идел буе Болгарында илам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100