news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Рамазан Фест» бәйрәме Каюм Насыйри урамында узачак

Казанда 21 апрель көне Гает уңаеннан «Рамазан Фест» бәйрәме узачак. Алдангы елларда ул Максим Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында үткәрелсә, быел Каюм Насыйри урамында узачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рамазан Фест» бәйрәменә багышланган матбугат конференциясендә «Иске шәһәр» махсус территориясе перфекты вазифаларын башкаручы Нияз Усманов әйтте.

Аның сүзләренчә, быелгы фестивальдә 7-8 мең кеше көтелә. «Быел «Рамазан Фест» бәйрәме Каюм Насыйри урамында үтәчәк. Территориясе бер гектардан артып китә. Анда берьюлы меңнән артык халык сыя. Гомумән көн дәвамында 7-8 мең кунак көтәбез. Каюм Насыйри урамында 2 мәчет бар. Бәйрәм вакыты ике намазга туры килә, шуңа күрә, мәчеткә кереп, намаз укысалар, бик уңайлы булачак», – дип сөйләде ул.

Кабан арты мәчете имам-хатыйбының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Махиянова чараның программасы белән таныштырды. «Чара 16:00 сәгатьтә башлана. Кунакларны кулинар һәм бармен милли эчемлекләр белән шоу, Виктор Добрыниның көч шоуы, концерт программасы, татар һөнәрләре һәм милли киемнәр күргәзмәләре, балалар һәм өлкәннәр өчен актив уеннар, мастер-класслар, фуд-кортлар көтәчәк. Керү юлында коймак пешерәчәкләр. Шулай ук, фотозоналар булачак. Аниматорлар һәм балалар өчен мастер-класслар белән балалар зонасы аерым эшләячәк. Бәйрәм кичәсе 19:30да лазер һәм яктылык тамашасы белән тәмамланачак», – дип сөйләде ул.

Казан шәһәренең «Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге» Кабан арты мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин «Рамазан Фест»ны төрле дин вәкилләре өчен уртак бәйрәм булуын әйтте. «Бу бәйрәм бишенче ел рәттән үткәрелә. Без бу бәйрәмне шәһәр халкы өчен уртак бәйрәм, дип билгелибез. Мөселманнар үзара гына бәйрәм итәләр, дигән стереотип бар. Шуңа күрә, яңача, яшьләрчә булсын өчен без исемдә дә турыдан-туры «Рамазан Фест» дип күрсәттек. Без барлык кунакларга да шат», – диде ул.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Татарстан башка регионнарда яшәүче мөселманнар өчен үрнәк булырга тиеш булуын әйтте. «Безнең республика мөселманнар, татарлар өчен иң уңайлы җир булып тора. Без күп регионнар өчен үрнәк булырга тиеш. Әгәр Татарстанда матур итеп Ураза тоту, мәчетләр сала белү, зур ифтарлар үткәрә белү генә түгел, ә зур итеп бәйрәм дә үткәрә белсәләр, ул безнең күрше регионнарда яшәгән татарлар һәм татар булмаган мөселманнар өчен дә үрнәк булачак», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100