news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Рамазан аенда Төркиядән Татарстанга 47 Коръән-хафиз киләчәк

Мөфти сүзләренчә, республикада якынча 40 мәчеттә, Казанда егермеләп мәчеттә Коръәнне тулысынча уку ниятләнә.

Быел Рамазан аенда Төркиядән Татарстанга 47 Коръән-хафиз киләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Рамазан аенда Төркиядән Татарстанга 47 Коръән-хафиз килүе көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, төрек имамнарының бер өлеше виза алган, якын арада республикага килеп җитәргә тиешләр. Камил хәзрәт Коръән-хафизларның берничәсенең Казанда калачагын, калганнарының төрле районнарга барачакларын әйтте.

“Рамазан ае дәвамында күп кенә мәчетләрдә ифтарлар үтәчәк. Диния нәзарәте сайтында ифтарларның кайсы мәчетләрдә уздырылачагы турында мәгълүмат булачак. Тәравих намазлары һәр мәчеттә укылачак, республикада якынча 40 мәчеттә, Казанда егермеләп мәчеттә Коръәнне тулысынча уку ниятләнә”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул уразада “Игелекле эшләр айлыгы” акциясе барышында мохтаҗларга ярдәм йөзеннән акча җыелачагын да әйтте.

  • Быел мөселманнарның беренче көн уразага керү көне - 16 май. 15 июньдә Гает бәйрәме узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100