news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Путинның эшмәкәрләр белән традицион очрашуы булмаячак

Россия Президентының матбугат сәркатибе әйтүенчә, чара уздырылмаса да, эшмәкәрләр белән диалог дәвам итә.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Быел Россия Президенты Владимир Путинның Россиядәге зур эшмәкәрләр белән традицион очрашуы булмаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибенә сылтама белән РИА Новости яза.

«Быел очрашу булмаячак, әмма бу эшмәкәрләр белән диалог булмый дигәнне аңлатмый», — диде Дмитрий Песков.

Ул әйткәнчә, хәзер киресенчә зур бизнес вәкилләре белән төрле оешмалар ярдәмендә турыдан-туры диалог алып барыла.

«Хөкүмәт тә эшли, барлык төп карарлар бизнес фикерен исәпкә алып икътисад секторында кабул ителә», — диде Дмитрий Песков.

news_right_1
news_right_2
news_bot