news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Президент чыршысына сигез меңнән артык бала чакырылган

Бәйрәм «Татнефть арена» боз сараенда өч этапта үтәчәк.

Быел Президент чыршысына сигез меңнән артык бала чакырылган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Президент чыршысына сигез меңнән артык бала чакырылган. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

«Республика чыршысына 8400 бала катнашачак. Чарага укуда, спортта зур уңышларга ирешкән, шулай ук авыр тормыш шартларына дучар булган һәм ятим балалар чакырылган», — диде Фәттахов.

Министр сүзләренчә, бәйрәм «Татнефть арена» боз сараенда, коронавирус инфекциясенә каршы чараларны истә тотып, өч этапта үткәреләчәк.

Бәйрәмдә «Dobro» төркеме чыгыш ясаячак, балаларга әкият күрсәтеләчәк һәм Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100