Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел поезд пассажирлары өчен яңа ташламалар гамәлгә кертелә
Шул ук вакытта узган елларда гамәлгә кертелгән ташламалар да сакланып калачак
(Казан, 24 май, “Татар-информ”). “Федераль пассажир компаниясе” ААҖ быел пассажирлар өчен яңа ташламалар тәкъдим итә. Шул ук вакытта узган елларда гамәлгә кертелгән ташламалар да сакланып калачак.
Агымдагы елның 1 июленнән Мәскәү-Санкт-Петербург һәм Санкт-Петербург -Мәскәү юнәлешләрендә шимбә көнне юлга чыгучы поездлардагы СВ, купе һәм “Люкс” класслы вагоннарга билетлар 20 процентлы ташлама белән сатыла. Мәскәү-Горький, Санкт-Петербург-Горький, Мәскәү-Әстерхан, Мәскәү-Саратов, Мәскәү-Новгород юнәлешләренә йөрүче поездларда СВ һәм купе вагоннарда, билетлар юлга кузгалырга 45-31 тәүлек алдан алынганда, 30 процентлы ташлама каралган. Билетлар поезд юлга кузгалырга 30-21 тәүлек алдан рәсмиләштерелсә, ул чакта бу төр вагоннарга 20 процентлы ташлама кулланыла.
Көз айларында тагын берничә махсус тариф гамәлгә керәчәк. Алар -“Гаилә ташламасы”, “Минитөркем” һ.б.
Һәр җәй кертелә торган традицион ташламаларга килгәндә, алар быел да гамәлдә булачак. Адлер, Сочи, Анапа, Новороссийски, Кисловодски, Минеральные Водыдан 1-20 июнь аралыгында юлга чыгучы поезларда СВ һәм купе вагоннарда, 14 августтан 31 августка кадәр Адлер, Сочи, Анапа, Новороссийски, Кисловодски, Минеральные Водыга юл алучы поездларда шундый ук вагоннарга, шулай ук 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр диңгез юнәлешенә йөрүче барлык өстәмә поездларга 20 процентлы ташлама саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз