Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Пензада беренче тапкыр «Рамазан чатыры» урнаштырдылар
«Рамазан чатыры 2021» - Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан иганәчеләр ярдәмендә оештырыла торган мәдәни-хәйрия проекты.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 15 апрельдә Пензаның Хәбиб Җамал Тенишева исемендәге Мәдәни-агарту үзәге территориясендә беренче күмәк ифтар узды, анда төрле милләттән булган 300гә якын ир-ат җыелды.
Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, быел Пензада «Рамазан чатыры»н беренче тапкыр урнаштырдылар.
«Рамазан чатыры 2021» - Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан иганәчеләр ярдәмендә оештырыла торган мәдәни-хәйрия проекты. Аның төп максаты – мохтаҗларга ярдәм күрсәтү һәм халыкны мобилизацияләү.
Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ислам хәзрәт Дашкин сүзләренчә, «Рамазан чатыры» кысаларында хәйрия ашларыннан тыш мәдәни программа, тематик кичәләр, балалар көннәре һ.б. чаралар үткәрү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз