news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел пенсия алды яшенә җитү белешмәләре 130 татарстанлыга бирелгән

Пенсия алды яшенә җитү белешмәләрен 2019 елдан республиканың күп функцияле үзәкләрендә алырга мөмкин.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Пенсия алды яшенә җитү белешмәләре Татарстан халкына 2019 елдан республиканың күп функцияле үзәкләрендә (КФҮ) бирелә. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“2019 елның 1 гыйнварыннан без Пенсия фондының яңа хезмәтен күрсәтә, ягъни пенсия алды яшенә җитү белешмәләрен бирә башладык. Белешмәне алу өчен, шәхесне раслаучы документ күрсәтергә һәм гариза тутырырга кирәк. Белешмә мөрәҗәгать иткәннән соң җиде эш көне узгач әзер булачак”, - диде Ленара Мозаффарова.

Аның сүзләренчә, әлеге белешмә кешеләргә льготалар алу өчен кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100