news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел парк һәм скверлар ике тапкыр күбрәк акча эшләгән

Татарстанда җәмәгать киңлекләре булдыру программасы 2015 елдан гамәлдә.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Казан парк һәм скверлары кереме бүгенге көнгә 19 млн сум булган. 2018 елда ул 8,98 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, ел азагына кадәр керем 20 млн сумга җитәргә мөмкин. Бүген парклар, нигездә, маркетинг чаралары хисабына акча эшли, ди Фишман. Аның фикеренчә, парклар бик күп керем кертә дип әйтеп булмый. “Без әле моннан ерак”, - ди ул.

Шулай да, Татарстан Россиянең башка төбәкләре белән тәҗрибә уртаклаша ала. “Без артык акча тотмыйча да җәмәгать киңлекләре белән ничек идарә итү турында сөйли алабыз”, – ди Наталия Фишман-Бекмамбетова.

  • Татарстанда җәмәгать киңлекләре булдыру программасы 2015 елдан гамәлдә. Аның кысаларында 328 парк, сулыкларның яр буйлары, җәяүле урамнар, скверлар ямьләндерелгән, төзекләндерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100