Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел октябрь аенда Әлфия Авзалованың һәйкәл проектына яңа бәйге игълан ителә
Быел октябрь аенда Әлфия Авзалованың һәйкәл проектына яңа бәйге игълан ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-бәйгесенә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.
«Әлфия апа исеме – безнең халык өчен бик югары нокта. Хөкүмәт өчен шундый зур шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү – төп бурычларның берсе. Аның исеме белән бер урамны атадык, шулай ук Казанда иң матур такталарның берсе саналган мемориаль такта ачтык. Быел ел азагында, октябрь аенда, һәйкәл авторын сайлау бәйгесен игълан итәбез. Әлфия апаның туган көнендә, 15 гыйнварда, шул һәйкәл проектын халыкка игълан итүне һәм сайлауны планлаштырабыз», – диде Дамир Натфуллин.
Аның сүзләренчә, һәйкәл урыны инде билгеле, ләкин әлегә бу сер булып кала. «Ул бик матур урын, шәһәр белән бергә сайланган. Әлфия апаның рухы шат булыр дип уйлыйбыз», – диде.
Дамир Натфуллин Әлфия Авзалова исемен мәңгеләштерүдә кызы Зөлфия Гомәр кызы зур тырышлык куюын ассызыклады. «Аның башлангычында республикада, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә уздырыла торган чаралар саны гаять зур. Без сезгә рәхмәтлебез», – дип мөрәҗәгать итте ул Зөлфия Авзаловага.
Дамир Натфуллин Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт театрында Әлфия Авзаловага багышлап сәхнәләштерелгән спектакль чыгугы ярты елдан күбрәк вакыт узуга карамастан, һәрвакыт бу спектакль аншлаг белән үтүен әйтте. «Горурлана торган факт. Киләчәктә дә бу спектакль репертуарда күп еллар булыр дип ышанып калабыз», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз